Поздравления на татарском языке » С днем рождения » Әтигә туган көн белән котлау.

Әтигә туган көн белән котлау.

5 513
0

 

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ... яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балалабызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Иң изге теләкләр белән ... .

 

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.
сито грохота размеры
Статьи о Романе Василенко