Поздравления на татарском языке » С днем рождения » Короткие татарские поздравления с днем рождения Часть 4

Короткие татарские поздравления с днем рождения Часть 4

7 686
0

Котлы булсын, … , туган көнең, 
Гел шатланып үтсен көннәрең. 
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр 
Якыннарың, барлык дусларың.
***
Сөеклебез, безнең өчен 
Изгенең изгесе син. 
Бәхетләрне чагылдырган 
Вөҗданның көзгесе син.
***
Котлы булсын, ..., туган көнең
Уңыш сездән бер дә китмәсен.
Тормыш елгалары ташып аксын,
Бәхет чишмәләре кипмәсен.
***
Киңәш сорап сезгә кагылабыз,
Барыбызга ярдәм итәсең.
Кылган изгелең җирдә ятмас,
Авыру белми озак яшәгез!
***
Теләк-омтылышлар чынга ашсын
Бала-онык бәхете күрегез!
Бүгенгедәй ихлас шат елмаю белән
Балкып торсын һәрчак йөгегез!

 


Кайгы-хәрсәт азрак килсен,
Борчу төшмәс йөзеңә.
Изгелегең савап булып,
Кайтсын иде үзеңә.
***
Яннарыңда торсын һәрчак
Ышанычлы дусларың.
Исән-саулык белән генә
Узсын тормыш юлларың.
***
Катлы булсын, ... , туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен синең килер көннәрең.
(Үтсен синең гомер көзләрең.)

 

Бәйрәм булсын мөбарәк, 
Табын булсын түгәрәк! 
Бүгендәй бәйрәмнәрне 
Гел каршылыйк бергәләп! 
***
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Бакчаларда кошлар сайрап туймый,
Сине котлап туган көнеңдә.
Изгелекләр генә терки булыр
Фәрештәләр синең иңеңдә.

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.
www.lecardo.ru сосуды головного мозга цена на узи