Поздравления на татарском языке » Юбилей 60 лет » Поздравление на татарском языке с днем рождения на 60 лет

Поздравление на татарском языке с днем рождения на 60 лет

48 195
0

Алтмыш ел да үтеп киткән икән
Сез дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт тәлап итә.
Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
Суынмасын йөрәк җылыгыз.
Җәйләр белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнегез.
Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез,
Өзелмәсен җирдә сыегыз!

* * *
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
* * *
Мәҗлескә чакыргансың
60ың тулган имеш
Каян килгән 60 ди ул
Мыек чыкмаган килеш?!

Кеше ышанмаслык сүзне
Чын булса да сөйләмә
Хатыныңа ничә булса
Син дә әле шул тирәдә.

Олы тормыш юлына да
Яңа басасың кебек
Кайсы юлдан китәсе дип
Башың ватасың кебек.

Кайсы юлдан атласаң да
Якты булсын көннәрең
Чөнки алтын кулларың бар
Җитмеш төрле һөнәрең.

60ың тулса тулгандыр
Әйдә ярар чурт с ним
Йөрәгең белән һаман да
18 дә бул гел син.

Кызганма син үткән елларыңны
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине
Сәламәт бул дибез һәрвакыт!!!

* * *
Көз җитте дип гөлләр саргаймасын
Чәчкәләрен җиргә сипмәсен.
Яшь җитте дип йөрәк картаймасын,
Гомеркәйләр әле бетмәсен

Балаларың белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.

* * *
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр килә,
Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшь гомер ул гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!

* * *
Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта

Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!

Йөз яшә син кадерлебез,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.

* * *
Гомерегезнең олы туе булсын котлы!
Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы!
Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да
Йөрәгегез бүгенгедәй булсын утлы!

60 яшь ул — картлыкларның сабый чагы,
Шуның кадәр яшәп була димәк тагы.
Кайда гына яшәсәгез торсагыз да
Һич онытмас сезне яше-карты.

Картаям шул, картаям дип көенмәгез,
Пенсиягә чыгам диеп сөенмәгез.
Гаиләдә күптән бабай булсагыз да
Гел яшәреп яшәгез сез арабызда.

* * *
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.
60 яшең тулса тулсын
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

* * *
Алтмыштамы — алтмышта.
Шатлык та күп сагыш та,
Туры юлдан тайпылмадың
Атламадың ялгыш та.

Күпме генә бәхет теләсәк тә
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер кешегә.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да,
Үткәрергә язсын бергәләп.

* * *
Алтмыш яшең белән, газиз туган!
Сәлам сиңа ихлас йөрәктән.
Үткән юлың синең сырлы булган…
Дөнья, шөкер, күпкә өйрәткән…

Кылган гамәлләрең — иксез-чиксез.
Үкенечкә — калган эшләр бар.
Өмет өчен әле кодрәтең бар,
Хыял өчен матур хисләр бар.

Алтмыш тулганнарга, бабай, диләр.
Яшүсмергә, дөрес, баш кеше.
Картлар арасында син — «салага».
Картлык өчен — ифрат яшь кеше!

Яшә әле, туган, яшәр әле,
Күңел канатларын җилкетеп.
Чибәр ханымнарны ымсындырып.
Баскан чакта — җирне селкетеп!

* * *
Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.
Smart tv share
Купить дешево просмотры на ютуб. Купить просмотры на ютуб канал.