Поздравления на татарском языке » С днем рождения » Сборник поздравлений с днем рождения любимых на татарском.

Сборник поздравлений с днем рождения любимых на татарском.

9 328
0

 

Мәхәббәт җимешем минем!
“Кояшта тудын микән, айларда булдың микән”?
Әллә йолдызларның матурлыгын узеңә җыйдың микән?
Туган көнең белән котлап, куңелеңә август аеның матурлыгын, өлгереп җиткән игеннәрнең муллыгын, җаныңа сусауны баса алмас саф мәхәббәт телим. Мәхәббәт хисеңнең очы да, кырые да булмасын, ул татлы тойгыдан мөлдерәмә тулып торсын. Бәхет кояшың мәңгегә балкысын, нурлары җаныңда сүнмәсен, сүрелмәсен, түгелмәсен.

***

Бердәнберем!
Йорәгемнән ташып чыккан хисләр, таң җилләре аша, ... яшең тулган көндә сиңа котлау булып барып ирешсен!
Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, кояш булып иртән көлсәң,
яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
бәгыреңә тамчы-тамчы булып тамармын.
Кояшларга менеп китсәң,
мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,
кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә.
Изге ниятләрем, изге теләкләрем белән, бу мин әле – дустың ... .

***

... туташ!
Җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән, 
гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың.
Туган көнең дә, чәчәк атарга бөреләнгән 
янар чәчәк кебек, мәхәббәтеңә нур өстәсен.
Акылың камил, йөзең кояш,
йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тирбәлсен.
Яшь каеннар зифалыгы телим сиңа, 
тәннәрең сау булсын, ягымлы көлүең, 
гашыйк иттереп, күңелдә яңгырап торсын.
Тел белән йөрәк берләшсә, мәхәббәт сүзе туа.
Ул татлы кичереш сине дә читләтеп үтмәсен.
Хыялларың тормышка ашып,
куңел күгеңдәге бәхет йолдызың, җаныңны җылытып,
йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.

***

... кадерлем!
Җан тирбәлешең яктылыкка, илаһи кояш нурларына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклим сине.
Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык.
Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет вә мәхәббәт нурының тамчысы.
Күңелең күгендә көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.
Хыялыңдагы изге теләкләрең тормышка ашсын. 

 

*** 

Хөрмәтле ... !
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар, 
Шулкадәрле яшьтер моңа, диеп карамыйлар, 
Бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең,
Ап-ак төнбоетай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын, 
йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең ак болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен, 
мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен, җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Юлларыңа гөлләр сибелсен!

***

... җаным, бәгърем!
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньга килгәнсең.
Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул – яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт кичкән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы,
Күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.
Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

***

... җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул – шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

***

Бүгенге көн бер кайчан да 
Онытылмый торган көн. 
Әй, сөеклем, бердәнберем, 
Ул бит синең туган көн. 
Көннәремә-төннәремә 
Нур өстәүчем син бит ул. 
Шуңа синең туган көнең 
Иң-иң изге көн бит ул. 
Син булмасаң, сөеклем дип 
Мин кемгә дәшәр идем. 
Мәхәббәтнең бөек көчен 
Тоймыйча яшәр идем. 
Минем чиксез шатлыгым да, 
Бәхетем дә син бит ул. 
Шуңа синең туган көнең 
Иң-иң изге көн бит ул. 
Туган көнең — бер бизәге 
Мәхәббәтле елларның. 
Ярый әле син тугансың, 
Ярый әле мин бармын.
***
Бәхет - инеш түгел агарга,
Яңгыр түгел күктән яварга.
Ярат! Түземле бул! Тырыш!
Шулай мөмкин бәхет табарга!
Син табарсың аны...
Тик бер кайчан да
Ычкындырма аны кулыңнан...
Бәхет, шатлык телим сиңа
Барган чакта тормыш юлыннан!
Бергә атлыйк нык адымнар белән,.
Бергә булсак барыбер җиңелрәк!
Авыр чакта күкрәгенә кысып,
Сыенырга миңа син кирәк!
***
Гомер үтә. Инде күпме еллар 
Син генә дип тибә ул йөрәк. 
Рәхмәт әйтәм барлык туганга 
Син минеке генә булганга. 
Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә 
Сине миңа бүләк иткәнгә.

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.