Поздравления на татарском языке » С 8 марта » Поздравления с 8 марта женщинам на татарском языке

Поздравления с 8 марта женщинам на татарском языке

24 130
0

Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!

Алла коллары түгел без,
Без – мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.
Без – талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт – Таһирлар.

Үзегез генә белмисез –
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.

Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.

Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!

* * *

И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.

Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.

Яратырга өйрән аз булса да, үз-үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.

Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.
И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!

* * *

Түшәмгә генә төкер бүген,
Кырын ятып диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.

Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гөнаһ булыр аларга.

Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!

8-нче Март бәйрәме белән кызлар!!!

* * *

Ходай безне артык сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан,
Бер гүзәл зат булсын җирдә, дипме, 
Кабыргасын алып ир-аттан.

Зифа буй-сын биргән, матур бит-йөз…
Әз-мәз генә акыл өстәгән.
Нечкә, моңлы йөрәк биргән безгә, 
Шашып типкән назлы хисләрдән…

Безнең тырыш куллар аша Ходай 
Гаилә учаклары яктырган.
Ана булу дигән изге эшне
Хатын-кызга Ходай тапшырган.

Без – әниләр, сеңел һәм апалар,
Артык булмасак та ир-аттан, 
Ходай безне ныграк сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан.

* * *

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк –
Аннан тормыш яңара.

* * *

Барчагызны да ин куркэм тантаналарнын берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын куңелдэн тэбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнен ягымлы елмаюыгыз белэн яктыртылган бу конне хәрчак түземсезлэнеп котеп алабыз. Чонки ул Сезне, гузэл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар курсәтү коне.
Гасырлар буенча хатын-кызның гузэл һэм серле образы меңэрләгән ижади чагылыш тапкан. Лэкин барыбер нидер эйтелми, нидер сурэтләнми кала кебек тоела. Бу мәнге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнен һәм камиллекнен чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламэтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсщ иде!

* * *

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.
Буген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстэвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшэкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакэтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!

Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!

* * *

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!

* * *

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без, 
Утлар-сулар күпме кичелә! 
Туган өйгә юлны онытабыз — 
Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне, 
Хыялларын күпләр югалта. 
Әнкәйләргә кайтып егылабыз — 
Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар, 
Алар гына чынлап ярата. 
Синең белән бергә сөенә дә, 
Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез, 
Әнкәй көчен тоя кулыбыз… 
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр, 
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

* * *

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

* * *

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

Әни дә сез апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!

* * *

Мөхтәрәм  ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!

* * *

Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине — … (апа, сеңлем)
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык нурга әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.

Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!

* * *

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!

* * *

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә — 
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән 
Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

* * *

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

* * *

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.

Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда — космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.

Без һәммәбез "әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне — дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша. 
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

* * *

Менә килеп җитте тагын 
Кояшлы ямьле язлар. 
Бәйрәм тантанасын тоеп, 
Шатлана хатын-кызлар. 

Сигезенче март көнне 
Хатын-кызлар бәйрәме. 
Кызларга бүләк итәбез 
Гөлчәчәкләр бәйләмен. 

Хөрмәтле укытучылар! 
Бәйрәм белән котлыйбыз. 
Сезгә бәхет, сәламәтлек, 
Озын гомер телибез. 

Сезгә вәгъдә бирәбез 
Гел тырышып укырга. 
Тәртипле, тыныч, уңган 
Һәм ярдәмчел булырга.

* * *

Кадерле хатын-кызлар! 
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз! 
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез. 
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!

* * *

Хатын-кыз сез – 
Бу дөньяның йөзек кашы, 
Бәһа җитмәс 
Иң кыйммәтле асылташы. 
Горур да сез 
Тау кыядай, буй җитмәслек 
Гүзәл дә сез 
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

 

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.
Оловянные фигурки Veronese
фильтры на chery tiggo