Поздравления на татарском языке » На свадьбу » Поздравление на свадьбе родителям на татарском языке

Поздравление на свадьбе родителям на татарском языке

21 330
0

Сез табышкан, сез кавышкан
Безнең бәхеткә генә.
Яшәтер идек сезне без
Төреп бәрхеткә генә.

Җил-давылдан саклап кына
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз-
Алтыннарга биргесез.

Безне мәхрүм итмәдегез
Ата-ана назыннан.
Сезгә нинди изгелекләр
Күрсәтсәк тә аз сыман.

Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз hәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны!

* * *

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Сезнең белән торган йорт ямьле
* * *

Сез булганга без дә бик бәхетле
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетледер,
Сезгә озын-озак гомер телибез.
 * * *

Рәхмәт сезгә, әти-әни!
Ярый әле икәү яшьлектә
Бер-берегезгә очрап табышкансыз,
Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Сез булганга, әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп
Яныгызчы йолдыз шикелле!
* * *

Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни туган йортыбыз.
* * *

Әткәй белән Әнкәй булгангадыр
Бөтен яме бездә язларның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели кияү-кызларың.

Сәламәтлек сезне ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

* * *

Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.

Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.

Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.

* * *

Кайларда йөрсәм дә,
Ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле
Басса да авырлык,

Бар ике юлдашым
Җанга көч алырлык — 
Әнинең күзләре,
Әтинең сүзләре.

Ул күзләр күңелнең
Сафлыгын күзәтә.
Юлыңда ялгышсаң,
Ул сүзләр төзәтә.

Күк булып төбәлгән
Әнинең күзләре.
Җил булып пышылдый
Әтинең сүзләре.

Хәерле юл теләп
Калдылар кул изәп.
Йөргәндә еракта
Юлларда ил гизеп,

Беркайчан онытмам
Җанымны җылыткан
Әнинең күзләрен,
Әтинең сүзләрен.

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.