Поздравление на 55 лет маме на татарском
Әнкәй, бу көннәрдә синең үткән тормышыңны барладым. Гомер йомгагыңны сүткән чакта, бик күп нәрсәләрне аңладым. Яшь чагыңда ялгыз
калып, өч балаңны устердең, үсеп җиткәч балалардан рәхәт күрермен дидең. Ике малай, бер кыз булып үстеләр балаларың. Ач-ялангач итмәдең, суыкта туңдырмадың, өйләндердең, туйлар иттең. Сыңар канат гомер кичердең син, ачы хәсрәтләр күп күрдең. Сабыр, йомшак әни булдың, кырыс әти булдың кайчакта. Әни, син безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Син һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Син бар туганнарны, балаларны, килен-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Кадерле әниебез!Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән, чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, куңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәргә язсын Ходай!
Перевод на русский язык:
Мама, в эти дни я размышляла над твоим прошлым. И когда думала об этом, поняла очень многое. В молодости ты оставшись одна, воспитала троих детей. Два сына и одну дочь. Ты нас воспитала нас так, что мы никогда не голодали, не мерзли, заботилась о нас, сыграла нам всем свадьбу. Ты прожила сложную жизнь, повидала много горя. Была для нас терпеливой, мягкой мамой, а иногда суровым отцом. Мама, ты для нас единственный дорогой, большой человек. Ты-пример того, что дарит душевное тепло, дарит надежду, уверенность в завтрашнем дне. Ты собираешь всех родных, детей, внуков и невест к одному круглому столу. Дорогая мама! Поздравляем тебя с большим праздником – 55-летним юбилеем! Желаем тебе крепкого здоровья, душевного спокойствия, долгих и счастливых дней, душевной теплоты и благополучия. Всегда улыбайся и радуй людей!