Поздравления на татарском языке с юбилеем 55 лет женщине
Искитмәле гаҗәп хәл бу,
Ышанасы килми hич!
Бәлки бу бер шаяртудыр-
(Фәләнгә) -55!
Биреп була әле
Сиңа Күп дигәндә утызны.
Картаймыйчы гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?
Төгел яшен бер бәндә дә
әйталмас иреңнең дә.
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.
Шуңа күрә без телибез:
Ирең белән гел бергә
Язсын Сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә.
Безгә бераз оят хәтта,
Сиңа Син дип дәшәргә.
Япь-яшь килеш йөри торгач,
Җиттең, пенсә яшенә.
Пенсионер дип әйтергә дә
Әллә ничек, уңайсыз.
Картаюны белми торган
Мадмуазель бугай Сез!
55 яшь-сабый чак ул.
Килешмәс сон, кем генә?!
Картлыгыңнын, яшьлегенә
Килеп җиткән көн генә.
Синең, гөмер алда әле,
Яшә дөнья куптарып.
Исәнлектә картылыгыңның,
Картлыгына җит барып!
Похожие статьи:
11 январь 2018, Четверг
Поздравление на 50 лет мужу сестры на татарском
23 декабрь 2016, Пятница
Татарское поздравление с юбилеем 55 лет женщине на татарском языке
31 октябрь 2017, Вторник
Әниләрне туган көннәре белән котлау
12 декабрь 2017, Вторник
Поздравление с никахом на татарском языке своими словами
19 декабрь 2016, Понедельник
Поздравление с юбилеем 45 лет женщине на татарском языке
Комментарии: