Поздравления на татарском языке » Юбилей 20 лет » 20 лет на татарском поздравление

20 лет на татарском поздравление

4 690
0

Озак көткән юбилей көн
20 яшь тик бер була
Ул көннәрдә нечкә күңел
Бик җаваплы хискә тула.
20 яшь шундый вакыт,
Мәктән чоры артта калган.
Кеше укып белем алган,
Кесәсенә диплом салган.
Берәү киткән армиягә.
Кайберәүләр йөри эшкә.
Яшьлек булгач, бар да була.
Сөйгән ярлар керә төшкә.
… туган, синең дә бит
Иң күңелле матур чагың.
Бүгенгедәй матур, ямьле,
Кайсы вакыт булыр тагын?
Уздыр сихри яшьлегеңне
Кадерләрен белеп кенә.
Яшә шулай бүгенге күк
Елмаеп һәм көлеп кенә.
Күз тимәсен тәртибеңә,
һаман шулай акыллы бул.
Өметләнгән бәхетеңә
Илтсә икән иң туры юл
Әтиең һәм әниеңнең.
Син — ышанычлы терәге.
Алар өчен бүгенгедәй
Типсен һаман да йөрәгең.
Бүген синең юбилеең,
Котлы булсын туган көнең.
Бәхет, шатлыкларга тулы
Матур төш күк булсын өнең.

* * *

Иң яраткан энебезгә
Туган көнгә үз итеп.
Чын йөрәктән сәлам юллыйм
Кызганмыйча, күп итеп.
Сиңа, энем, насыйп булсын
Хак Тәгалә рәхмәте.
Күрсәтергә ата-анаңа
Фани дөнья рәхәтен.
Быел сиңа егерме яшь.
Бу — синең матур чагың.
Синдәй кадерле энемә
Ниләр теләргә тагын?
Телим әле гомереңнең
Озын, күркәм булуын.
Ел артыннан ел өстәлеп
Сиксән-туксан тулуын.
Телим әле җиңеллекләр
Синең барыр юлыңа.
Әверел син Аллаһының
Иң яраткан колына.
Гомер буе гел дә уңнан
Иркәләп җилләр иссен.
Киләчәккә уңыш теләп
Йөрәкләр бергә типсен.
Туган көнең котлы булсын,
Сине тәбрик итәбез.
Бик зур түземсезлек белән
Туган көнне көтәбез.

* * *

20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.
Имәндәй тазалык, саулык телим.
Яшьлегең гомере озын булсын.  

* * *

Улым, сина 20 яшь.
Бу — шактый зур тантана.
Зур үссәң дэ, үзгәрмисең
Ярдәмчел, тырыш, уңган,
һәркемне якын итәсең,
Син ышанычлы туган.
Чибәр дә син, сөйкемле дә,
Тик күз генә тимәсен.
Кызларның тиң түгелләре
Синең янда йөрмәсен.
һәрчак шулай, акыл оелән.
Атла тормыш юлыннан.
Гомер буе шатланырлык
Эшләр килсен кулыңнан.
Сөенечләр белән быел
Укуыңны тәмамла.
Тормышлар ул бер бирелә,
Үлым син шуны аңла.
Үрнәк синең туганнарын,
Андыйлар хәзер сирәк.
Олыгайган көнебездә
Безгә терәк Ул кирәк.
Синең кебек ир-егеткә
Бер теләк тә жәл түгел.
Котлау өчен иң мөһиме —
Исәнлек тели күңел.

* * *

20 ЯШЬКӘ
Сагынып искә ала торган,
Ин күркәм чакның берсе,
Ялгышмамын, 20 яшь —
Нәкъ үзе инде, дисәм.
Мәктәп чоры инде узган,
Кулга кергән документ.
Берәү киткән армиягә,
Берәү вузда — студент.
Кемдер инде акча эшли,
Үтә көне хезмәттә.
Кемдер-кемгэ гашыйк булган.
Янадыр мәхәбэттә.
Сизәсеңдер синең яшьнең
Нинди күп икән эше.
Башыңны югалта күрмә
Буласың килсә кеше.
Гомер узып артка карап.
Үкенерлек булмасын.
Кирәкмәгән гамәл кылып.
Яшь гомерең сулмасын.
Гомер юлын узган чакта
Юк ул җавапсыз чоры.
Җырлый белеп җырлаганда
һәрбер чорнын үз җыры.
Сиңа безнең ышаныч зур,
Син — нәселнең терәге.
Әйтсен кеше сиңа карап,
Ул — яшьләрнең сирәге.
Туган көнең котлы булсын.
Юлларыңа ак келәм.
Хыялларың чынга ашсын,
Сынатмассың дип беләм.

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.
участок на луне цена