Поздравления на татарском языке » Юбилей 50 лет » Поздравления с юбилеем на 50 лет на татарском языке

Поздравления с юбилеем на 50 лет на татарском языке

24 275
0

Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар
Һәркайсы алтын фасыл.
Кеше өчен кадерлесе
Әлбәттә ярты гасыр!
Яз да түгел, көз дә түгел,
Җәй дә түгел кыш түгел
Илле яшкә җитү — һич тә
Кайгырырлык эш түгел!

Илле яшь — зур тау кыясы,
Аңа күпләр үрелә.
Кыядан күк якыная, 

Йолдыз якты күренә,
Кырыслыгы ерагайган
Җир мөлаем күренә.

* * *

Илленче яз синең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
 Узсын әйдә, картайтсыннар еллар
Тик картайтма бары күңелеңне.

 Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
 Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.

 Без көйләгән хөрмәт бишегендә
Тибрәлгәндә сайрар асылкош
Син бәхетле, Син бәхетле
Син бәхетле диеп, хатын кыз.

* * *

Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.

 Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.

Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.

* * *

……! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.

 ……! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән ….

* * *

50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул — олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.

 Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың

* * *

Илле яшь ул күпме, азмы?
Әйтә алмам күрәсең.
Үзең яшәп карамагач,
Аны каян беләсең.

 Карап торам да үзеңә,
Япь-яшь бер егет кенә.
Иллене бирерлек түгел,
Күп дигәндә — егерме биш,
Йә, утыз кебек кенә.

 Янәшәңдә — кәләшең дә,
Карап туймаслык сезне.
Әллә инде туегызга
Дәштегез бүген безне?

Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.

 Ир уртасы — ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.

 Җырлыйк әле әйдә дуслар,
Җыр күтәрә күңелне.
Җырлый-җырлый йөзне тутыр — 
Яшә тагын иллене!

* * *

Хөрмәтле … әфәнде!
Гомер — тауга менеп төшү.
Тау түбәсе — кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга —
Бөркетләргә оядыр…
50 яшьтә — Син кыяда:
Күзеңнең очлы чагы,
Болытларга атылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын җим булып —
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен: озак еллар
Яшәргә Бөркет булып!

* * *

50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

* * *

… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

 

Комментарии:
Прокомментировать
  • bowtiesmilelaughingblushsmileyrelaxedsmirk
    heart_eyeskissing_heartkissing_closed_eyesflushedrelievedsatisfiedgrin
    winkstuck_out_tongue_winking_eyestuck_out_tongue_closed_eyesgrinningkissingstuck_out_tonguesleeping
    worriedfrowninganguishedopen_mouthgrimacingconfusedhushed
    expressionlessunamusedsweat_smilesweatdisappointed_relievedwearypensive
    disappointedconfoundedfearfulcold_sweatperseverecrysob
    joyastonishedscreamtired_faceangryragetriumph
    sleepyyummasksunglassesdizzy_faceimpsmiling_imp
    neutral_faceno_mouthinnocent
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
©Tatar-syz.ru- лучшие поздравления на татарском языке.