"Январское поздравление" - Поздравления на татарском языке с днем рождения в прозе
(Исем)! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!
Перевод на русский язык:
(Имя)! Ты родилась в начале года, в студеную морозную пору. Поздравляю тебя с днем рождения, который пришелся на время, когда природа, животные поддаются испытанию!
Пусть ты и родилась в январские морозы, но ты всё равно даришь сердечное тепло своим друзьям. Пусть душа будет красивой как зимние узоры на окнах и широкой как степь.
Здоровья, светлого счастья тебе!