Поздравление на татарском с днем рождения 18 лет
18 яшь тулды сиңа, балам,
Телим сиңа саулык-исәнлек.
Телим сиңа байлык, бәрәкәт
Гомерең буйларына җитәрлек.
Телим сиңа бәхет, шатлыклар,
Сабырлыклар сорыйм Ходайдан.
Тормыш юлларыннан атлаганда
Булсын иде юлың уңайлы.
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Фәрештәләр юлдаш булсыннар.
Гомерең агачына һәрвакытта
Сандугачлар гына кунсыннар.
18 яшь тулды сиңа, балам,
Телим сиңа саулык-исәнлек.
Телим сиңа байлык, бәрәкәт
Гомерең буйларына җитәрлек.
Перевод на русский язык:
18 лет исполнилось тебе, дитя моё,
Желаю тебе здоровья.
Желаю тебе богатства,
Чтоб на всю жизнь хватило.
Желаю тебе счастья, радости,
Прошу терпения у Аллаха.
Ступая по жизненному пути
Пусть дорога будет удачной.
Желаю тебе только блага,
Пусть ангелы будут тебе спутниками.
Пусть на древе твоей жизни
Всегда поют соловьи.
18 лет исполнилось тебе, дитя моё,
Желаю тебе здоровья.
Желаю тебе богатства,
Чтоб на всю жизнь хватило.