Поздравления с юбилеем 55 лет женщине на татарском языке в стихах
55 яшь сезгә бүген, 55.
Артта күпме гомер үтелгән.
Үткән гомер онытылмаслык итеп,
Җуелмаслык итеп мәңгелеккә
Хәтерләрдә уелып чигелгән.
55 яшь сезгә бүген, 55.
Мәшәкатьләр үтсен читләтеп.
Онытыйк әле бар гамнәрне,
Шатлык белән үтсен әле бу көн,
Күңелләрдән мәңге китмәсен.
55 яшь сезгә бүген,55.
Үткән гомер, аккан күпме су.
Шатлык теләп сезгә,
Тыныч гомер теләп
Челтер-челтер ага комеш су.
Перевод на русский язык:
55 лет вам сегодня, 55.
Позади пройдено столько пути.
Пройденная жизнь не забывается,
Не стирается из памяти
И навсегда осталась в голове.
55 лет вам сегодня, 55.
Пусть беспокойства обходят стороной.
Давайте забудем все печали,
Пусть радостным будет этот день,
И никогда не забудется.
55 лет вам сегодня, 55.
Столько лет прошло,столько вод утекло.
Желая вам радости,
Желая вам спокойную жизнь
Как журчания серебряного ручейка.